СӘБӘПЛЕ с. 1. Сәбәп белән эшләнгән; сәбәбе, нигезе булган 2. бәйл. функ. Аркасында; сәбәптән. Ул шул илләрдә яшәп тә кала ала иде, зур гыйлемле, күркәм холкы сәбәпле, аңа һәркайда ишек ачык булды. Ф.Бәйрәмова. Аны монда, болай очратырмын дип башыма да китермәвем сәбәпле, озак телсез тордым. Ф.Яхин. Катод белән анод арасындагы электр кыры тәэсир итү сәбәпле, көпшәдәге ирекле электроннар тизләнешле хәрәкәт итәләр. Физика |