СӘБӘП и. гар. 1. 1) Берәр күренешне китереп чыгара торган шарт. Мине үзенә бәйләүче беренче сәбәп – тынлык, табигыйлек. И.Салахов. Ни булды икән, нигә алай итте икән дип, сәбәбен белергә бик теләсә дә, белә алмады [Равил]. В.Нуруллин

2) Берәр хәлне аклый торган нигез, сылтау. Ничек сәбәп табыйм моның янына керергә дим, әйтергә кирәк. С.Рафиков. Сәфәргә бөтенләй урынсызга бәйләнер өчен сәбәп табылды. Н.Сәфәрев. Күрәбез, дин белән фәнне бер-берсенә антагонистик рәвештә каршы куярлык объектив чыганак яки сәбәпләр юк. Р.Сафин

3) Берәр эш-хәлнең килеп чыгуына этәргеч булган нәрсә яки кеше. Шулай булса да авыз әдәбияты иҗатында мәкаль хәтле төрле бәхәскә сәбәп булган башка жанр табасы авыр булыр. Н.Исәнбәт. Бу вакытта аның --- үпкә чире белән интегә башлавы да моңа сәбәп булган. Ф.Галимуллин

2. с. мәгъ. 1) лингв. Иярчен җөмлә баш җөмләдән аңлашылган эш яки хәлнең сәбәбен (1 мәгъ.) белдерә торган. Иярчен сәбәп җөмлә баш җөмләдән аңлашылган эш яки хәлнең сәбәбен белдерә. М.Зәкиев

2) лингв. Эш hәм хәрәкәтнең сәбәбен (1 мәгъ.) белдергән hәм фигыльгә буйсынып килгән (иярчен кисәк). Ул иярчен сәбәп җөмлә я турыдан-туры баш җөмләнең сәбәп хәле функциясендә килә, я баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән сәбәп хәлен ачыклый, аның конкрет эчтәлеген тәшкил итә. М.Зәкиев

Сәбәбенә керешү Берәр нәрсәгә ирешүнең чарасын күрә башлау, шуны кайгыртырга тотыну. Үзең яучы җибәрәм, әтиләреңнән соратам дип вәгъдә кылдың, ә үзең һаман да сәбәпләренә керешмисең. Г.Камал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә