САЯК-САНДЫРАК җый. и. Ыбыр-чыбыр, әтрәк-әләм; вак-төяк (кеше тур.). Нишләп мин урамнан кергән саяк-сандыракны сыйлыйм? М.Мәһдиев. Бәлки, ул мондагы саяк-сандырак арасында үз асылын тапкандыр. Р.Зәйдулла. Кулыннан эш килә икән, юкса элек бер саяк-сандырак иде: берничә көндә йортның эчен чистартып, юып чыгарды, тәрәзәләрен алмаштырды, ишегалдындагы үләнне чапты... Ватаным Татарстан |