САХРА и. гар. 1) Чүл, ком даласы. Сахра артыннан кызарып кояш күренде, дала иртәнге алсу-кызыл нурга чумды. Г.Ибраһимов. Муса пәйгамбәр һәм аның тирәсендәге кешеләр, Мисырдан чыгып сахра кичкәндә, ач һәм сусыз калалар. Г.Камал. Һәммәсе коры вә сусыз сахра вә чүлдер. М.Гайнетдин

2) Гадәттә агачсыз киң җәйге дала, чәчәкле болын һ.б.ш.; табигать кочагы. Яз җитү белән, сахрага, язгы дала кочагына йомраннар ауларга чыгалар иде алар. А.Расих. Иркен сахра уртасында киңәеп үскән ялгыз имән. М.Маликова. Сахра былбыллары булып Төшләремә керәсең. Ф.Җамалетдинова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә