САХИХ с. гар. 1) иск. Чын, дөрес, хакыйкый, шиксез. Сахих мәгълүмат

2) дини Ышанычлы, уйдырма яки хаталы түгеллеге тикшерелгән (хәдис тур.). Ләкин Рәсүлулла һәм зур сахабәләрнең музыка тыңлаулары сахих хәдисләрдә сабит, «мизмар әш-шайтан», «ләһү» диеп аталганнары хәлдә аны тыңлаганнар. Г.Сәйфуллина



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә