САХИП и. гар. Ия, хуҗа. Үткән вакытларга, тарихка әйләнеп карарга, бу кабер сахибенең бер заманда якты дөньяда йөргән заманнарын уйларга мәҗбүрият хис ителә... М.Гафури. Бу җирдә растлык иясе, хакыйкать сахибе сезнең явызлыкларыңызны эченә алмыш дәфтәреңезне үз кулы илә әшкярә итәр: күрсәтер. Г.Тукай. Мәҗмуганың җаваплы сахибе (хуҗасы) әүвәл Рифат Мөхтәсип, ә бераздан доктор Мәхмүт Аликәй була. Х.Миңнегулов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә