САХАРИН и. нем. Шикәрдән 500 мәртәбә татлырак, организмда үзләштерелми торган ак порошок хәлендәге татлы матдә, шикәр суррогаты. Карчык сүтеп карады да аптырап калды. Ике төймә сахарин! Г.Әпсәләмов. Кайсы аяк киеме табып бирә, кайсы – күлмәк-ыштан я берәр кисәк сахарин (чәйтәмләткеч), кайсы китап, кәгазь, газета яки башка кирәкле әйбер юнәтә. Р.Мостафин. Картлар «хикмәте хода» диюдән артыкны белми, яшьләр сахарин-мазар ташлаганнардыр дип шикләнә иде. А.Тимергалин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә