САФУРА и. гар. Дини мифологиядән кергән, усал хатын буларак күзалланган персонаж

Сафура бураннары кубару Тавыш чыгару, әрләшү, кычкырышу. Хатыным күрмәсен, яңадан Сафура бураннары кубармасын, ди-ди, табылган берсен унитазга салып агызам. Ф.Баттал. Сафура бураннары кубу Тавыш чыгу, гауга кубу; шау-шу чыгу. Алар килсә, монда бөтенләй Сафура бураннары куба! Г.Камал. Алдан ук белеп тордым өйдә Сафура бураннары кубасын. Г.Госман. Сафура бураннары куптару к. сафура бураннары кубару. Менә бу юлы тагын Сафура бураннары куптарды. Г.Сабитов. Сафура бураннары уйнату к. сафура бураннары кубару. Сафура бураннары уйнатса да, Ярулла бабай хатынына кул күтәрми, сукмый, тиз кайтып төшә. Т.Галиуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә