САФТАШ и. 1) Бер сафта булучы

2) Бер үк уй-хыяллар, максатлар белән, бер юлдан баручы. Маннур, минем сафташым буларак, шуны искә алырга тиеш иде. Х.Туфан. Яңа гына сугыш утында булып, кешеләрне кискен аерылып торган ике төркемдә (дошман яки сафташ) танып белергә өйрәнгән яшь кешегә катлаулы яңа чынбарлыкны үзләштерү ансат булмый, әлбәттә. Н.Хисамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә