САФСАТА и. гар. 1) Гадәттә артык озын, ләкин әһәмиятсез, кирәксез яки буш, мәгънәсез сүз, сөйләм, язма, әсәр һ.б. Әгәр нефтьчеләр, корыч коючылар, --- син алганның яртысын гына ала торган гади кешеләр һәр сафсата сүзеңнең йөзәр сумга төшкәнен белсәләр, сине өзгәләп ташларлар иде. А.Гыйләҗев. Зәйнәпнең әлеге сафсатасы артык урынсыз, мәгънәсез булып тоелды аңа. Х.Ибраһим 2) Ялган сүз, хәбәр, уйдырма. Ялган акчалар төсле буш сүзләр, Михаил Петрович. Сафсата. А.Гыйләҗев. «Капкасы шыгырдап ачылды» диелгәнме? Бу бит сафсата, җәмәгать! Д.Гыйсметдинов. Үзең чыгаргансыңдыр әле бу сафсатаны... Г.Галиева 3) Хурлау, тиргәү сүзе. [Ситдыйк хәзрәт:] Җә, сафсата, укы! Г.Исхакый. Ә, әйе, менә син, сафсата, шуны да белмә, имеш: чәй бит ул – бик нечкә, бик нәзберек эчемлек, ул сиңа хәмер-мазар түгел, ис-косны яратмый. Г.Ахунов. Соңыннан да Габделхәмит абзыйга бер сүз юк: «Һай, сафсата, яндырып үтерә яздың ич!» – дигән дә шуның белән эш тәмам. Г.Рәхим ◊ Сафсата сату Юк-бар сөйләү; кирәксез сүз сөйләү. Кеше әнә нинди чиккә җиткән: Газраил бугазыннан эләктергән мәлдәгедәй тын ала, ә ул тану-танымау турында сафсата сата. С.Поварисов. Xaлыклар арасындагы дуслык турында, патриотизм хакында берәү дә сафсата сатмый. Т.Галиуллин. Синең белән сафсата сатарга җыенмыйм. Р.Зәйдулла. Сафсата чәйнәү к. сафсата сату. Әнә анда бик үк оста да укытмасыннар, яшь гомернең байтак вакыты кирәкмәгән сафсата чәйнәүгә дә әрәм булсын. Г.Бәширов. Шуларның сафсата чәйнәвен тыңлап туйгач, кинәт кенә тамагым ачып китте. Ф.Баттал |