САФЛЫК и. 1) Саф (II) булу сыйфаты яки хәле. Газеталарда татар теле, аның сафлыгы, имла мәсьәләләре хакында мәкаләләр еш кына басыла башлады. А.Расих. Табигатьнең шушы матурлыгына, сафлыгына сокланып, талпына-талпына мәдхия җырлаган тургайлар тавышы күңелләрне сихри наз белән күмә. Г.Галиева. Мәгъҗән теленең сафлыгына, чын төрки аһәңнең яңгырашына шаккатасың. Р.Зәйдулла 2) Эчкерсезлек, чиста күңеллелек, риясызлык, намуслылык. Әмма үзе семьяда гадел һәм тугры булгач, Идрис әле кешеләрдә бары тик сафлык, яхшылык кына күрә ала иде. А.Гыйләҗев. Аннары алар бер-берсенә сыенып, яшьлекнең эчкерсез сафлыгы һәм ышанучан сабыйлыгы белән кушылган тойгыларыннан башлары әйләнеп, исереп, дөньяларын онытып утырдылар. Г.Ахунов 3) Гыйффәтлелек. Кызлык сафлыгын җую әнә шул тимерчегә кияүгә чыкканда исенә төште дә бит, тик гыйффәтлелек кызларда ике булмый шул. Ә.Салах. Кызлар сафлыгы – дөньядагы иң чиста нәрсә. Р.Галиуллин |