САФЛОР и. ингл. бот. Катлаулы чәчәклеләр семьялыгыннан, Европаның, Азиянең кайбер илләрендә үстерелә торган бер яки күпьеллык үсемлек; косметологиядә, медицинада, кулинариядә һәм аеруча буяу ясау өчен кулланыла. Татарстанда бакчаларда үстерелә торган артишок трибасына кергән үсемлекләр бар: чын артишок затлы яшелчәдән санала, буяу сафлоры – кызыл һәм сары буяу чыганагы, сафлорсыман левзея, яки марал тамыры – кыйммәтле дару үләне. Ботаника. Бу гөл Кавказ илләрендә тәмләткеч (шафран яки сафлор) һәм табигый буягыч матдә буларак та файдаланыла. Туган як



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә