САФЛАНУ II ф. 1) Чистару, ят нәрсәләрдән арыну, саф булып калу. Бервакыт ул [җир асты байлыгы] чыгарыла, сафлана, эшләнә, аннан акчалар сугалар, шулай итеп, ул бөтен дөньяга падиша була. Җ.Вәлиди. Ул [сәнгать] да халык арасыннан килеп чыккан йөзләрчә талант ияләре хисабына байый. Идел кебек тирәнәя, киңәя, сафлана. Л.Шагыйрьҗан. Ниһаять, беразга гына булса да, бүгенге шалтыр-шолтыр такмаклардан саңгыраулана башлаган колаклар ял итеп, күгәрә башлаган күңелләр сафланыр, дип сөендем. Т.Миңнуллин 2) Болганудан туктап, тонып чистару (су тур.). Cy да гел болганчык тормый, Бер чистара, сафлана. А.Хәсәнов 3) Тузаннан, төрле исләрдән, бөркүлектән арыну, җиләсләнү (бүлмә, һава тур.). Җыештырып, тузанын сөртеп чыгаргач, өй һавасы сафлана, сулыш киңәя. А.Гыйләҗев. Назлы җилләр сыйпап үтә, Сафлана һавалар да. Р.Шәехова. Һава чистарды, сафланды. Д.Гайнетдинова 4) Болыттан, тузаннан арынып ачылу (күк йөзе тур.). Җәяүле бураннар юашлана, күк йөзе сафлана, зәңгәрләнә барган кебек. С.Шәрипов 5) Бераз салкынчалану, сәринләнү (җил тур.) 6) Ял итү, хәл алу (баш, тән тур.). Чишенәсең, Бөтен тәнне Салкын кар белән уасың – Җаның, тәннәрең сафлана, Гүя яңадан туасың. Х.Касыйм. Себерке белән чабынып алгач, тән сафлана, җан тынычлана, күңелгә сихәт иңә. Р.Мулланурова 7) Тискәре хисләр, буталчык яки начар уйлар, бозык ниятләр һ.б.ш.дан арыну. Ике җанның берләшү, серләшү һәм сафлану моменты иде бу. Х.Камалов. Елау – кешенең сафлануы, чистарынып калуы. Ш.Галиев. Чыкса да кем авызыннан, Нахак сүз ул агу сыман. Шуңа аннан сакланам мин, Хак сүз белән сафланам мин. Х.Халиков 8) Эчкерсезләнү, риясызга әйләнү, пакьләнү. Ул чыганакка килгән кешенең дә җаны чистара, күңеле сафлана. Ш.Галиев. Элегрәк кышка керсәң, Дөнья аклана иде. Шуңа ияреп, бар кешенең Күңеле сафлана иде. К.Булатова. – Күңелеңнең чистаруы, сафлануы бу, – дип аңлатты Баһадур. Л.Гыймадиева 9) Ачык яңгырый башлау (аваз, тавыш тур.). Минем тавышым сафланыр, матурланыр. М.Максуд 10) Тел, сөйләм, стиль турында: норма-кагыйдәләргә туры килмәгән күренешләрдән арыну. Әдәби телебез сафлана, чарлана, гарәпчәлектән шактый арына, ләкин кирәк кадәресе сакланып кала да. Ә.Еники. Сәләтле егетнең теле тагын да ныграк шомара, сафлана, матурлана. З.Зәйнуллин Сафлана бару Торган саен ныграк сафлану. Бу концертта безнең үзебезнең яхшыра-сафлана баруыбызны тоеп утыру бик куанычлы иде. Ә.Еники. Әйтерсең сусаудан әлсерәп кипкән һәр күзәнәге сугарылып туена, сафлана бара... Г.Әдһәм Сафлана башлау Сафлану билгеләре сизелү. Киресенчә, ирек җилләре исеп, һавалар сафлана башлады. Р.Кәрами Сафлана төшү Тагын да сафлану; бераз сафлану. Бер көнгә без яңадан мәктәп елларына, балачакка кайттык, күңелләребез шул вакытның истәлекләре белән яңарды, яшәрде, сафлана төште сыман. Ф.Латыйфи. Кичә генә явып үткән яңгырдан соң һава тагын да сафлана төшкән. Р.Шәмсетдинова Сафланып бетү Тәмам сафлану Сафланып калу Ниндидер тәэсирдән соң сафлану. Төнлә шик-шөбһәләр тудырган һава бөтенләй үзгәргән, аз гына яңгыр сибәләп киткән, җир дә, күк тә сафланып калганнар. А.Гыйләҗев. Минем өчен җәйнең иң гүзәл мизгеле балачакта да, хәзер дә бердәнбер: күкрәп-яшенләп яуган яңгырдан соң ачылып, сафланып калган һава, юынып, чистарынып киткән табигать. Х.Ширмән Сафланып китү Кинәт сафлану, нәрсәдер тәэсирендә сафлану. Ләкин гомумән түрәлектән түгел, ә түрәлекнең аерым бер, аеруча ләззәтле бер мизгелендә яшәреп, сафланып китәләр алар. М.Мәһдиев. Ax, сөеклем, яңгырдан соң бар табигать яшәреп, сафланып киткән. Аманулла |