САФЛАНДЫРУ ф. 1) Чистарту, саф итү. Битләрен сафландырды, чәчләрен төзәтте. Р.Шәфигуллин. Cy тукландырган һәм тормыш-көнкүрештә ярдәм иткән, сафландырган һәм дәвалаган. Татарстан чишмәләре

2) Тондыру, чиста, саф, ару итү (суны һ.б.ш.).

3) Тузаннан, бөркүлектән, төрле исләрдән арындырып, җилләтеп саф итү (бүлмәне, һаваны). Үзәнгә, туфракның үзенә төшеп җитә алмыйча суынган бу нурлар, инде түбәннән күтәрелеп оеган дым, сусыл тын белән очрашып, һаваны сафландырганнан-сафландыра бара. А.Хәлим. --- мәсләгеннән чигенми торган язучыларны диалогка чакыруы да, миңа калса, аның театраль мохитне яңартырга, һавасын сафландырырга омтылуы белән бәйле иде. Р.Зәйдулла

4) Нәселне, токымны торгызу, яхшырту. – Нинди нәсел дип тә булмый аларны [сыерларны], борыннан килгән вак нәсел дә, колхоз вакытында алынган кайбер эре нәселләр дә сугыш вакытында буталып беткәннәр. – Ярамый болай, – ди Нургали, эченнән генә көрсенеп, – нәселне тазартырга, сафландырырга кирәк. Ә.Еники

5) дини Изгеләндерү. Госам алар янындагы ерымнардан ага торган суны сафландырды, Изге утны кабызып, күмәк кеше катнашында гыйбадәт кылып, яңа храмга фатиха бирде. Б.Рафиков. Шул ук төнне храмның настоятеле Роман атакай Урыссуның Изге Николай храмында суны сафландырды. Ютазы таңы

6) Башны ял иттерү. Менә шушы каен себеркесе белән азмы-күпме башымны сафландырам... Р.Низамиев. Талгын искән җил башны сафландыра, күңелдәге төеннәрне чишеп, җанны авыр тойгылардан арындыра. Г.Госман

7) Күңелне, рухны тискәре хисләрдән, буталчык фикерләрдән арындыру. Беренче мәхәббәт, беренче язгы чәчәкләр, беренче бала һәм беренче булган тагын бүтән нәрсәләр безнең җаннарны әллә ничек сафландыра, биегәйтә бит. Р.Фәйзуллин. Әлеге эшкә халыкны әзерләргә кереште: җәмгыятьне тазарту-сафландыру турында да, акылы зәгыйфьләнгән иптәшләрне дәвалау өчен махсус дәваханәләргә озату хакында да бик тәмләп сөйләде [Кызыл Хаким]. М.Кәбиров

8) Тел, сөйләм, стильне норма-кагыйдәләргә туры килмәгән күренешләрдән арындыру. Мин бик яхшы аңлыйм: телне сафландыру мәсьәләсе борчый сезне. Ватаным Татарстан

Сафландыра бару Торган саен ныграк сафландыру. Шириннең олы мәхәббәте Хөсрәүнең табигатен сафландыра бара, аның мәсләксез тормышына мәгънә кертә, кылган һәм кыласы эш-гамәлләре өчен вөҗдан җаваплылыгын арттыра. Х.Миңнегулов. Рәхәт, чөнки синең аклыгыңда, пакьлегеңдә коену җанымны сафландыра барганлыгын бөтен барлыгым белән тоеп йөрим. Ф.Яруллин

Сафландыра башлау Сафландырырга тотыну. Шундыйларны алып, иманлы балалар үрчетеп, милләтне сафландыра башларга вакыт безгә! Казан утлары

Сафландыра килү Күптәннән бирле даими рәвештә сафландыру

Сафландыра төшү Тагын бераз сафландыру, күбрәк сафландыру. Күңелле мәшәкатьләрдән соң Фатыйма апабыз душта коенып, тәнен һәм җанын тагын да сафландыра төште. Ә.Баян

Сафландырып алу Тиз арада, тиз генә сафландыру. Үзеңнең бала чагыңа кайту кайвакыт бик рәхәт булып, күңелне сафландырып ала. Г.Бәширов. Иҗатка кузгату өчен, ачу-нәфрәт тә кирәк. Яратуны җилләтеп, сафландырып алу өчен кирәк. Ш.Галиев

Сафландырып бетерү Барысын да, тулысынча сафландыру

Сафландырып җибәрү Тиз арада сафландыру. Җанны сафландырып җибәрә, күңелгә – мәгънә, уеңа – киңлек, хисләреңә тирәнлек килә мондый кеше иҗатыннан. Ш.Галиев. --- бер уңайдан медпунктны да җыештырып, идәнен юып, һавасын сафландырып җибәрде. Ә.Сәлах

Сафландырып тору Һәрвакыт, даими рәвештә сафландыру. Ихласлык ихлас шәхескә тормышта күп кыенлыклар, бәлаләр китерсә дә, кешеләр яшәешен һәрдаим балкытып, җемелдәтеп, үзара мөнәсәбәтләр атмосферасын пакьләп, сафландырып торучы садә җил, изге нур ул! Ф.Дунай



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә