САФА’РИ и. гар. 1) Африкада кыргый хайваннар ауларга рөхсәт ителә торган тыюлык һәм шунда аучылык итү

2) Кыргый хайваннар яши торган милли паркларга, тыюлыкларга, кыргый табигатькә чыгу; экстремаль сәяхәт. Ул аеруча сафари дип аталган, джипта сәяхәттән гыйбарәт булган экскурсиядән канәгать калды. Сөембикә. Белгечләр паркны берничә өлешкә бүлмәкче: маҗара, гаилә, гореф-гадәт һәм сафари аланнары. Ватаным Татарстан

3) Шома материалдан туры тегелешле, кесәләре булган кием. Искә аласыңмы Ак сафари – Ак күлмәктән мине көткәнне?! Р.Гаташ. Андыйларга тыныч төсләрдәге сафари яки спорт стилендәге сарафаннар килешә төшәр. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә