САФА и. гар. иск. Рәхәтлек, ләззәт, хозурлык, кайгысызлык. Эчүченең сафасы – кешегә салган җәфасы. Мәкаль. – Эшлә, эшлә, әүвәл җәфа, соңра сафа, – дип сүз кушты Хисаметдин. М.Акъегет. Кешенең авызыннан чыккан һәрбер сүзе җәүһәр вә хикмәт булсын, әрсезлек кыйлса, хикмәте калмас вә сүзенең сафасы булмас. К.Насыйри ◊ Сафа киләсез (килдегез) «Хуш килдегез, рәхим итегез» дигән мәгънәдә сәламләү сүзе. Хәдичә: «Хуш килдең вә сафа килдең, я Мөхәммәд, малыңыздан зарар итмәдеңезме?» К.Насыйри. Арабызга кунак булып тәшриф боеруыңыз безне гаять шатландырды, сезне: «Хуш килдеңез, сафа килдеңез!» – диярәк җаннан алкышлыйбыз. Г.Исхакый. Сафа сөрү 1) Рәхәттә, борчусыз-гамьсез яшәү. Безнең маэмай рәхәт тора, сафа сөрә. Г.Тукай. Аның өчен пәйгамбәрләр вә олуглар михнәт күрә килгәннәр, ә белексез җаһилләр зәвык вә сафалар сөрә килгәннәрдер. Кәлилә вә Димнә; 2) Күңел ачу, ял итү. Бу кыз берлә көлеп-уйнап тәмам атна кадәр торгач, Күңел ачкач, зәвыклангач вә күп рәхәт-сафа сөргәч, Мәмәт хан кайта инде яшь бикә берлә Һиратына, Ияртеп гаскәрен, саф-саф тезеп һәр дүрт җиһатына. Г.Тукай. Без менә дигән тормыш белән тора: көннең билгеле вакытларында тырышып эшли, аннан соң җыелышып уйный, кәеф вә сафа сөрә идек. Ф.Әмирхан. Үзе, чарасызлыктандыр, мөгаен, сафа сөрүгә һәвәсләнеп китте. М.Әмирханов. Сафа чигү к. сафа сөрү. Зәвык вә сафа чигеп, ике гашыйк таң яралганны белми калдылар. М.Акъегет. Ә фермада эшләүченең алай читләргә китеп сафа чигеп йөрергә вакыты юк, бигрәк тә җәй көннәрендә. А.Вергазов |