САФ II с. гар. 1) Чиста, ару, пычранмаган, болганмаган. Ермак дигән елганы кичәбез. Яшькелт фирүзә төсле су, көчле агым, саф су. Р.Батулла. Урман-таулар артында туган яклар кала, яшел болыннар, саф сулы елгалар кала. Ф.Бәйрәмова

2) Тапланып яки тузанланып пычранмаган, керләнмәгән. Язда гына булып ала торган кыска гомерле саф яшеллеккә күмелеп утырган сихри бер көнне Әскәр хатыны белән улын роддомнан алып кайтты. А.Гыйләҗев. Бар дөнья саф яшеллеккә күмелгән, җиһанны бизисе гөлләр әле бөредә генә иде. Р.Габделхакова

3) Бөркү түгел, җиләс һәм тузансыз; сәрин. Язның кичке һавасы артык суык та, җылы да түгел. Шундый саф, сулаган саен йөрәккә җиңеллек бирә... Ә.Еники. – Күрсәтәм, – диде Фатих. – Кәгазьләрегездән бераз арынып, саф һава сулап кайтырсыз. Ф.Яруллин. Һәр тарафтагы иртәнге саф һава сулышларны иркенәйтә, бөтен җанны иркәли. Г.Галиева

4) Болытсыз, томансыз, зәңгәрлегенең җетелеге ап-ачык күренеп торган (күк йөзе тур.). Минем бәхеткә, көн бик аяз, күк саф вә ачык булып, кояш та төшлеккә таба акрын гына текәп бара иде. Г.Ибраһимов. Гәрәбәдәй саргылт озын толымнар, саф күк йөзе кебек зәңгәр күзләр, алсу, тулы иреннәр һәм аккош канаты шикелле ап-ак куллар. В.Имамов

5) Салкынча һәм йомшак; сәрин (җил тур.). Җил япкан тәрәзәне тагын барып ачты Нурулла, тыштан саф җил өрелеп керде. А.Гыйләҗев. Җаныңа сал әтиеңнең илен, Әниеңнең телен; Туган якның көнен, җиләс төнен, Иртәнге саф җилен. Г.Афзал. Кыйблабыздан искән саф җилләрнең Тоймый калдык җанны назлаганын. Ч.Мусин

6) Катнашмасыз, кушылмасыз, бер иштән, бер төрдән генә торган (химик элементлар, матдәләр, минераллар тур.). Тигез итеп шомартылган, югарыга таба нечкәрә барган карагай баганаларның өчесе дә астан өскә чаклы саф алтын белән тышланган. Н.Фәттах. Кипр кызларының милли киеме саф киндер күлмәк, киндер алъяпкыч икән. М.Мәһдиев. Тәсбих төймәләренең саф алтыннан икәнлеге ерактан ук күренеп тора иде. Р.Батулла

7) Бер генә ишле, башка төсләр яки төсмерләр катнашмаган (төсләр тур.). Шушы саф зәңгәрлектә кыр казлары озын муеннарын сузып очып баралар. Г.Әпсәләмов. Язның саф һавасында саф төсләр җете ачыкланып, яңарып күренә. Ш.Галиев

8) Башка төрләр яки төрчәләр катнашмаган (нәсел, токым тур.). [Сыерлар] Сөтне чиләкләп актара торган нәселдән, саф холмогор токымыннан кирәк. Б.Камалов

9) Башка нәсел каны катнашмаган, кан ягыннан башка катлам вәкилләре белән аралашмаган (кешеләр тур.). Башка телгә табынулар чоры Читкә этте сине – пакь җанымны, «Телләр авыруы» изгәндә дә Алмашмадым сине – саф канымны. Р.Шиһапов

10) Яңа яки ял иткәннән соңгы; яңарган, арымаган (көч, дәрт, акыл һ.б.ш. тур.). Гыйззәтуллинның саф миенә бу сүз мәңгелек булып уелып калды. М.Мәһдиев. Хәзер, саф акыл белән уйлаганнан соң, ул монда тагын бер шкаф куярга булды. А.Тимергалин. Ял итеп алдык без, Сизми дә калдык без – Ял тәмам ич! Башлар саф, тәндә көч! Р.Миңнуллин

11) Эчкерсез, риясыз, керсез, пакь (күңел, уй, хис-теләк һ.б.ш. тур.). Ул Кадриянең моңарчы кеше кулы тимәгән саф хатирәләренә, саф истәлекләренә пычрак атачак. А.Гыйләҗев. Ат караучы абзый моны аңлады күрәсең: сабыйларча саф бер елмаю белән елмаеп, әле бүген генә танышкан үсмер егетнең җилкәсенә исән кулын китереп салды. Г.Ахунов. Истәлек авторлары аның тыйнак холыклы, саф күңелле, тиз ышанучан булуы турында яза. Р.Зәйдулла

12) Бозык түгел, рухи яктан тотнаклы. Саф җаннарда гына була торган Йомшак, иркә җылылык белән, Кызлар мине урап алган иде. Х.Туфан. Гомумән, бозык хатыннар саф хатын-кызлар белән дус булырга омтылалар, алар әнә шундый риясыз хатыннарның беркатлы бәхетләрен күрүдән тәм табалар иде. А.Гыйләҗев

13) Гыйффәтле; гөнаһсыз, гаепсез. Саф кыз булып тормышын миңа багышлаган, чын ярату булмаса, язмышы белән шулай уйный алырые микән? Г.Галиева. Әрлә. Тиргә. Бик каты бер яман сүз әйт. Чөнки мин шуңа лаек хәзер. Мин саф түгел инде. Синең алда гөнаһлымын... С.Поварисов. Аларның берсе – саф кыз, икенчесе саф егет иде... Н.Гыйматдинова

14) Чиста күңелле, намуслы, гөнаһсыз, пакь. Ул Җиһангир алдында, әтисе Ярулланың рухы каршында саф, шәфкатьле булып калырга теләде. Н.Хәсәнов. Ә кыз... Яшь болан баласыдай сылу, яңа ачылган роза чәчәгедәй гүзәл, җиләк яфрагына кунган таң чыгыдай саф иде ул бер үк вакытта. Р.Мөхәммәдиев

15) Бик ачык яңгырап, яхшы ишетелә торган (тавыш, аваз һ.б.ш. тур.). --- ә менә бу язгы саф авазларның, тымызык тамчыларның, җылы кояш нурларының нинди уен коралларыннан чыгуын ул берничек тә аңлый алмады. Г.Ахунов. Күкрәк төбеннән чыга аның [Идриснең] тавышы, искиткеч йомшак: вак ташларга бәрелә-бәрелә, тамчылар чәчрәтеп аккан чишмә авазы кебек саф иде. Х.Сарьян. Совет поэзиясе багларында мондый саф тавыш ул замандагы «бакчачылар»ның күңеленә хуш килеп бетми, әлбәттә. Р.Гаташ

16) Норма-кагыйдәләргә төгәл туры килә торган, дөрес (тел, сөйләм, стиль һ.б.ш. тур.). Телебезнең саф татарчага әйләнә баруы, сүз сәнгате буларак аның нәфисләшүе, образлашуы, бизәкләргә баюы Фатихлар, Галимҗаннар заманына туры килә. Ә.Еники. Саф татар сүзләре яшьләргә аңлашылмый башлаган. Н.Гыйматдинова. Барыгызга да мәгълүм: «тәмам» – саф гарәп сүзе. Г.Мөхәммәтшин

17) Башка стиль, жанр үзенчәлекләре катнашмаган. Бер Роберт Әхмәтҗан гына саф лирик булып калды... Ш.Галиев. M.Мутиннан аермалы буларак, С.Булатов саф романтик спектакльләр кую максатын алга сөрми. М.Арсланов

18) Барлык чигерүләрдән тыш булган, кулга тулысынча керә торган (акча, табыш һ.б.ш. тур.). --- шәһәр базарында итнең килосы биш сум; уртача ике йөз сиксән кило чыкса да, мең дүрт йөз сум саф акча ---. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә