САФ I и. гар. 1) Бер сызык буенча һәм тигез ара калдырып урнашкан бер иш әйберләр яки кешеләр төркеме; рәт. Сөңгечеләр, һәркем үз урынын белеп, бер сафка тезелде. Н.Фәттах. Эткол урамыннан мәчеткә таба сафларга тезелгән шактый халык, яшел һәм кызыл байраклар күтәреп, эреп боткадай саргайган карны ера-ера узып баралар. Ә.Еники. Карчык-корчык, бу олы, изге эшне күрүдән мәхрүм калмаска тырышып, бер читтәрәк чуар саф булып тезелешеп карап тора. А.Гыйләҗев

2) Театр, кино һ.б.ш. тамаша залларында бер-бер артлы урнашкан утыру урыннары. Айсылу арттагырак сафлардан кемнедер күзләре белән эзләп тапты. Г.Бәширов. Алгы сафта тезләренә утырган Хафиз – Әхмәт бабайның энесе – түзеп кала алмады. Ф.Яхин

3) кит. Даирә, коллектив; төркем, берлек. Каюм Насыйри бабабыз әнә, фигыльләр буенча гына фикер йөртсә дә, татар теленең дөньядагы иң бай телләр сафында торырга тиешлеген әйткән. С.Поварисов. Әйтик, [Н.Гыйматдинованың] өч әсәре театр сәхнәсенә менгән язучы китапларын укучылар сафын театр тамашачылары саны белән дә киңәйтте. А.Юнысова

Сафка басу 1) Башкалар дәрәҗәсенә күтәрелеп, алар белән бергә эш-хәрәкәт итә башлау. Без аның тиз арада савыгып, яңадан сафка басуын көтәбез. И.Салахов. Рус, Европа мәдәниятен белү аңа әдәбият мәйданының алдынгылары сафына басарга ярдәм иткән. Р.Рахман; 2) Эшли башлау, эксплуатациягә тапшырылу (төзелеш объектлары һ.б.ш. тур.). Ауганнарны алмаштырган сыман, Сафка басты азмы романың! Х.Туфан. Егерме сигезенче елны беренче фабрика ачылса, ике-өч елдан инде аның икенче, өченче, хәтта дүртенче фабрикалары да сафка басты. Ә.Еники. Сафтан чыгу 1) Имгәнеп, авырып яки бүтән сәбәптән эшкә яраксыз булып калу. Ләкин бу зыялылар берәм-берәм сафтан чыгып, Сталин җәһәннәменә озатыла башлагач, кызыл авызлар какофониясе дәррәү көчәеп китә. Р.Әмирхан; 2) Бозылып, ватылып һ.б.ш. сәбәпләр аркасында яраксыз хәлгә килү. Берәүнең дә эшкә кулы бармый, өстәвенә электр кабеле сафтан чыгып, барлык аппаратура туктап калды. А.Тимергалин. Кан басымым да күтәрелгән бугай: йөрәк, бер цилиндры сафтан чыккан мотор сыман, озын-озын тәнәфесләр ясап тибә. Ф.Шәфигуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә