САУСЫЗЛЫК и. 1) Саусыз булу, сәламәт булмау, чирлелек. Профессорның саусызлыгы, артык картаеп киткәнлеге, озак күрми торгангамы, Заһитка бик ачык сизелде. А.Расих. Иң куркынычы – халыкның сәламәтлеге, дөресрәге, соңгы чиккә килеп җиткән саусызлыгы. Татарстан яшьләре

2) Авыру, чир, хасталык. Еш кына уйланасың да тагын бер кат таң калып куясың: кечкенәдән үк кимлек-хурлыклар күреп үскән япа-ятим, саусызлыктан интеккән күбәләк җан --- ничек итеп бөтен бер халыкның рухи биеклеген билгеләүче затка әйләнә алды икән? Р.Фәйзуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә