САУ-СӘЛАМӘТ с. 1. Исән-сау, чирле түгел. Хәзер исә шул дәвалануларының шифасын күргәч, ул үзен сау-сәламәт кеше исәпләп, яңадан эшкә – һәрдаим җаны-тәне белән онытылган изге эшенә чумды. А.Расих. Ул бит яшь, сау-сәламәт, эшлим дисә – кулыннан эш килә! Г.Ахунов 2. рәв. мәгъ. Авырмыйча, сәламәт булып. Моннан соңгы алгы язларга да Сау-сәламәт җитә алыгыз. Х.Туфан |