САУРЫЙ и. 1. 1) к. савыр

2) Савыр күне

2. с. мәгъ. Шундый күннән яки шуны кушып эшләнгән. Җиһаннарда егетнең солтаны, – Саурый үкчә – болгар олтаны. Җыр. Саурый читек, чуклы башмак, вак-вак атлап яндыра; Яка сапкан, энҗе таккан, бак, үзен зурга [куя]. М.Укмасый. Болгар кызлары, биек үкчәле саурый кәвешләрен киеп, озын койрыклы ак калфакларының чукларын табаннарына кадәр салындырып, ак ефәк күлмәкләренең чабуын бераз тотыбрак, Тойгыга хәзерләнгән сарайга таба агылалар, туктап-туктап җырлыйлар, шатлыклар изһар итәләр иде. Н.Думави



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә