СА’УНА и. фин Парлану ягында кайнар коры һава һәм салкын сулы бассейны булган мунча. – Сауна – шәп нәрсә, тиз айныта, – дип көлде йорт хуҗасы, һәм алар икесе ике тарафка – ике басмага таба йөзеп киттеләр. Р.Мирхәйдәров. Загста язылышкач, без икәү саунага керербез. Р.Батулла. – Мин саунага керәм, яме? – Сандугач, толымнарыннан чупыр-чупыр су агызып, баскычтан менде. Н.Гыйматдинова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә