САУЛЫК-СӘЛАМӘТЛЕК җый. и. Исәнлек-саулык, тазалык; авыру булмау. Икебез дә бер үк вакытта, бер үк авыруны баштан кичергән, бергә, бер палатада яткан кешеләр булганлыктан, саулык-сәламәтлек турында гомумән сораштырмыйча, иң башлап «мотор» белән кызыксындык. Г.Әпсәләмов. Ирләр бер шешәне бау белән кое төбенә төшергәннәр икән, шуны тартып чыгардылар һәм, --- саулык-сәламәтлек теләп, эчеп тә куйдылар. А.Гыйләҗев |