САУЛЫК I и. Сау булу, сәламәтлек; чирсез-авырусыз булу. Саулыкларын сорашудан алда Сулар сузам ашыгып элгәре. Х.Туфан. Газзәне әйтәм, гүзәлләрнең гүзәле булып та утырып калды, ә синең саулыгың да ташка үлчим генә бит әле. Г.Галиева ◊ Саулыкка туймау Сәламәтлек канәгатьләнерлек дәрәҗәдә булмау. Вәзир дә бер дә аптырамыйча: «Мин Иранда тудым, хезмәтем вәзирлек иде; мин үлгәнче саулыкка туя алмадым; шул сәбәпле хөкемнәрне, эшләрне янымдагы секретарьга тапшырдым», – диде. Г.Тукай. 1960 елгы улым Шәйдулла да саулыкка туймый: анда югары кан басымы, йөрәк, хатыны Әлфия дә гел авырый, больница юлыннан кайтып кермиләр... Ф.Бәйрәмова. Саулык какшау Сәламәтлек начарлану, начар якка үзгәрү. Тукай килгән вакытларда җәмгыятьнең директор-распорядителе саналса да, саулыгы какшау сәбәпле, җитәкчелек эшеннән читкәрәк китеп, эшне энесе Якупка тапшырган була. И.Нуруллин. Минем дә бер туганым, саулыгы какшап, быел хастаханә юлын шактый таптагач, башка беркайчан да дарудан баш тартмаячакмын, дигән ныклы фикергә килде. Ватаным Татарстан |