САУДЫРУ ф. 1) йөкл. юн. к. саву. Чирләгән чакта сыерны күршеләрдән саудыру 2) Саугыч (2.) ярдәмендә саву. Алар, чират торып, тәүлеккә өч тапкыр роботтан саудыра. Безнең гәҗит 3) Саварга ирек бирү, карышмау (савым терлек тур.). Кәҗә, саудырмаска теләсә дә, бик ямьсез тавыш берлән: «Минем сөтемне урлыйлар, минем сөтемне талыйлар, әби, кил!» – дигән кеби кычкыруыннан туктамады. Г.Исхакый. Марта да кем туры килсә шуннан саудыра торган булып чыкты. Р.Гаязетдин 4) Сөт бирү, ташланмаган булу (савым терлек тур.). Сөте көннән-көн кими барса да, сыерыбыз саудыра, бакчадагы бәрәңгебез дә бетеп житмәгән иде. М.Әмир. – Әлегә 23 биябез саудыра, көненә 80 литрдан артыграк сөт бирәләр, – ди әлеге хуҗалыкта шулай ук 20 елдан артык баш зоотехник булып эшләүче Раян Морзабаев. Кызыл таң Саудыра башлау Саудырырга тотыну. Сыерларның берсе ташлатса, икенчесе саудыра башлый. Кызыл таң Саудырып йөрү Гел, һәрвакыт саудыру. Әгәр ут булмыйча сыерларын трактор белән саудырып йөрсә, пычрактан малларга азык кертер юлы булмаса, ссуда бирелмәсә, озак эшли алырмы фермер? Безнең гәҗит Саудырып ташлау Тиз арада саудыру. «Тимер савымчы» башта җиленне юдыра, массажлый, имчәк төбендәге сөтне саудырып ташлый. Саба таңнары Саудырып утыру Һәрвакыт һәм дәвамлы саудыру. Ә Россия колхоз сыеры түгел, кем җитте шуңардан саудырып утырып булмас шул... Шәһри Казан |