САУБУЛЛАШУ II и. 1) Аерылышу алдыннан исәнлек-саулык теләшү гадәте 2) Аерылышу күренеше; аерылышу мизгеле. [Дамирә] Миңа да әмер бирә: – Син ачарсың, абыкаем, Саубуллашу кичәсен. Һәм үзең белеп шунда, Экспромтом гына Берәр сүз дә нитәрсең. Х.Туфан. Тәгин углан Албуга әнисе өендә туганнарын, ил агаларын, аксакалларны, йөзбашларын, унбашларын җыеп, үзенең саубуллашу сүзләрен әйтте. Н.Фәттах. Мин, Вәли абыйны саубуллашу чәенә дәшәргә дип, алар тирәсенә төшкән идем. Г.Бәширов |