САУБУЛЛАШУ I ф. 1) Аерылышкан вакытта бер-береңә исәнлек-саулык теләү. Саубуллашырбыз күпердә, Безне күрмәс беркем дә. Х.Туфан. Ә хәзер табынга утырып капкалап алыгыз да саубуллашырбыз, соң инде. М.Хәбибуллин. Нургали бераз тынычлангандай булып, саубуллашып чыгып китсә дә, үзен борчыган шикле уйларыннан өенә кайтып җиткәнче арына алмады. Г.Галиева

2) Нинди дә булса җир, урыннан китү, шуның белән аерылышу. Менә шагыйрь, пар атка утырып, «гомер иткән» шәһәре белән саубуллаша да Казанга юл тота. И.Нуруллин. Акча мәсьәләсе канәгатьләндермәгән баскетболчыларга исә Казан белән саубуллашырга туры килгән. Татарстан яшьләре

3) күч. гадәттә ирон. Кемне яки нәрсәне дә булса югалтырга мәҗбүр булу, аны кулдан ычкындыру, аннан мәхрүм ителү. Ул саулыгы белән саубуллашты. Ә.Фәйзи. Болай булгач, Нурия яшьлеге белән көзен саубуллаша. Г.Ахунов. Аннары машина белән саубуллаштык. А.Тимергалин. Ара башладымы, киек тормыш белән саубуллашсын инде... Т.Нәбиуллин

Саубуллаша башлау Саубуллашырга тотыну. – Китсәгез, инде хуш иттек... – дип, мулла белән саубуллаша башладылар. Ш.Камал. Шәмгунның сөйләгәнен башка бер генә минут та тыңлый алмас дәрәҗәгә җиттем һәм тиз-тиз саубуллаша башладым. Ф.Шәфигуллин

Саубуллаша тору Кемнәрдер җитешкәнче, алардан алдарак саубуллашу

Саубуллаша язу Чак саубуллашмый калу. Батыршаны куркытып сорау алган вакытта, аның файдасыз җавапларына нервысы кузгалып, губернатор Иван Неплюев, авызыннан күбекләр чәчеп, утырган җиреннән идәнгә ава, бу икенче чираттагы инсульт булып, ул дөнья белән саубуллаша язып, озакка урын өстенә ята. Бөгелмә авазлары

Саубуллашып бару Бөтенләй саубуллашу чигенә якынлашу. Татарстан җиңел нефть чоры белән саубуллашып бара дияргә була. Әлмәт таңнары

Саубуллашып калу Саубуллашырга өлгерү. Әйтерсең әле генә су дөньясыннан җир дөньясына күчкән сабый баланы күреп, аның белән саубуллашып калырга тели ул... Г.Гыйльманов

Саубуллашып тору Берникадәр вакыт яки хәзер, әле саубуллашу. Шуңа күрә озаклап саубуллашып тору катгый тыела. Ватаным Татарстан

Саубуллашып чыгу Берсен дә калдырмыйча һәрберсе белән саубуллашу. Китәсе көнне иртүк Валия, өйдән-өйгә кереп, һәр кеше белән аерым-аерым саубуллашып чыкты. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә