СА’У с. 1. 1) Саулыгы, сәламәтлеге булган; авыру түгел. Шәһәрдә һава җитеп бетми, үпкәләрем бик үк сау түгел, таш өйдә бөркү, тын алуы читен. А.Гыйләҗев. Соң, мин әйтәм, киленкәем, сау кеше моны сөенә-сөенә эшли бит, дием. Р.Сәлим 2) Исән, тере. Киләчәккә – алга түгел, Артка китү генә бу. Формализм сау икәнне Исбат итү генә бу. Х.Туфан. Болай дип уйлыйм мин: була, шундый хәлләр дә бик була, сау чагында теге яки бу кеше белән әйбәт кенә исәнләшеп, хәл-әхвәл сорашып йөргән буласың, ул кеше җир куенына мәңгелеккә иңгәч, --- җан тамырлары битараф кала. А.Гыйләҗев 3) Бозылмаган, ватылмаган, бөтен (әйбер тур.). [Зонтның] сабы ничектер бераз кәкрәеп киткән, әмма башка җирендә бернәрсә юк, болай сау, таза үзе. Ш.Камал 2. саумы ы. мәгъ. Очрашканда сәламләшү сүзе. – Саумы, килен! – диде һәм килене кулыннан баланы алды да, икенче кулы белән киленнең иңеннән кочты. – Төкле аягың белән, балакай. М.Хәбибуллин. «Саумысыз, абзыкайлар», – дип, безнең белән исәнләшә [Шүрәле]! Р.Зәйдулла 3. рәв. мәгъ. Хәвеф-хәтәрсез, тыныч кына, исән-имин килеш. Нәфисә, аңа кулын сузып: – Шулай да иң элек исәнләшик әле, Гөлсем, сау гына килеп җиттеңме? – диде. Г.Бәширов ◊ Сау бул 1) Саубуллашканда әйтелә торган сүз. Сау бул, түземсезләнеп хатыңны көтәм. Г.Галиева. Без тамбурга сикереп мендек. – Сау бул, әтием! – дип кычкырдым мин. Р.Зәйдулла. – Юк, ашыгам, сау булыгыз! – диде Фәйрүзә капыл гына. Н.Гыйматдинова; 2) «Рәхмәт» сүзенә кайтарып әйтелә торган сүз |