САТЫ’П АЛУ ф. 1) Билгеле бер бәя түләп, үз милкеңә әйләндерү. Бозавын сатып алганда, сыеры турында сораш. Мәкаль. Акчаңызны юкка-барга сарыф итмәңез, вәләкин үз дәрәҗәңезгә муафикъ нәрсәләр булганда, кысып та тотмаңыз – һәммәсен сатып алыңыз. М.Галәү. Әйләнеп кайтса, байталны кире үзенә сатып алыр иде. Р.Зәйдулла

2) күч. Акча, бүләк кебек нәрсәләр биреп, берәүне үз ягыңа аудару. [Аклар офицеры] бу төчеләнүләре белән мине сатып алмакчы булган икән. Г.Гобәй



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә