САТЫЛУ ф. 1) төш. юн. к. сату I (1, 2, 4–7 мәгъ.) Беркайда бернәрсә сатылмый: кибетләр күптән ябылып бетте. Ә.Еники

2) Сатылмыйча тормау, ятмау; үтү (товар тур.). [Хакның] яртысын акчалата биргәч, [сәүдәгәрләр], әлбәттә, үзләренә кул булмаган, үтмәс товарны алмыйлар. Яхшы карап, хакын сәүдәләшеп, үзләренә кирәкле һәм сатыла торган маллардан алалар. Ш.Мөхәммәдев

3) күч. Берәр нәрсә хакына даирәңнән, карашларыңнан ваз кичү; хыянәт итү. [Баязит Гарифуллин] Эштән туймады, дөньяның арзанлы кызыкларына алданмады, сатылмады, сатмады, гадел яшәде. А.Гыйләҗев. «Алмабикә» сүзен ишеткәч, аның шул карт «алаша»га сатылганын белгәч, Галимҗанның аркасыннан бер көтү кырмыскалар йөгереп үткәндәй булды. С.Поварисов

Сатыла бару Булган берсе рәттән сатылу. Симертелгән чучкалар мул акчага сатыла барды. Н.Гыйматдинова

Сатыла башлау Сатылырга тотыну. Хәзер менә шуңа охшаш порошоклар интернет челтәрендә сатыла башлады. Ватаным Татарстан

Сатылып бару к. сатылып тору. Проект, берсүзсез, уңышлы, чөнки билетлар инде август аена сатылып бара. Безнең гәҗит

Сатылып бетү Бөтенесе дә сатылу яки сатылу эше тәмам булу. Билетлар алдан ук сатылып беткән. Р.Төхфәтуллин

Сатылып йөрү Озак вакыт, күптән яки һәрвакыт сатылу. Кайда бай күрсә, шуңа сатылып йөри. В.Юныс. Эреле-ваклы бүләкләргә сатылып йөрсәм, мин Туфан Миңнуллин була алмаган булыр идем. Т.Миңнуллин

Сатылып тору Гел, һәрвакыт, әледән-әле сатылу. Халык аның «Приора»сын да, «Самара»сын да ала, шулай ук «бишле» һәм «җиделе»ләр дә сатылып тора. Татарстан яшьләре

Сатылып яту сөйл. к. сатылып тору. Әмма шул ук вакытта базар-кибетләрдә Русиянең үзеннән – Япония белән чиктәш Приморьеда тотылган балыклар сатылып ята. Татарстан яшьләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә