САТУЧЫЛЫК и. 1) Сатучы һөнәре һәм эше. Ләкин бер атнадан ук, белүе эшкә ярамаганга, сатучылыкка күчте. Г.Исхакый. Алия, сатучылыкка укып чыгып, менә унбиш ел инде, Уфадагы махсус кибеттә совхоз продукциясен сата иде. Д.Булатова 2) Сату эше, вак сәүдә. Сатучылык итә бездә мөхәррир, Әдип исме аңар таглыр-тагылмас. Г.Тукай. Яшь вакытында ул 25 ел гомерен «Росторгодежда» базасында экспедитор, 15 елын сатучылыкта эшләп үткәргән. Өмет |