САТУЧЫ и. 1) Сатып алучыларга товар биреп, исәп-хисап эшләрен башкаручы кибет хезмәткәре. Үзәк универмагта сатучы булып эшли, дигән иде аны Гайфи. А.Гыйләҗев. Мин эшләгән кибеттә сатучы үзбәкләр, нишләптер, мине бик якын иттеләр. Г.Галиева. Сатучы хатын бик тере булып чыкты, мул түше белән күземә керә язып: – Бездә бөтен нәрсә бар, – диде. Р.Зәйдулла 2) Вак сәүдәгәр. Ул, авылның сатучысы Әхмәдинең кызылга буяган өенә охшамаган кеби, авылның иң фәкыйрьләреннән хисаплана торган капка каравылчысы Садриныкына да охшамаган иде. Г.Исхакый. Кыз исә аны моннан бер ел элек чит ил сатучыларыннан алып калган һәм бары шушы көн өчен генә сакланып тотылган ят җимешләр белән, ит, кымыз, каймак белән сыйлады. Н.Фәттах. Мондагы эре сәүдәгәрләр генә түгел, вак сатучылар да – йортлы-җирле кешеләр. Ә.Еники |