САТУЛАШУ I ф. 1) Сатучы һәм алучы арасында, эш килешкәндә һ.б.ш. очракта бәяне үзгәртү турында сүз алып бару. Кәҗәгә акчасы җитми, сыер сатулаша. Мәкаль. Ул елны Чепья базары, анда сатулашып алган ярты пот арыш оны, ике чиләк вак утырту бәрәңгеләре онытылды. М.Мәһдиев. Төрек ул сатулашырга ярата. Р.Зәйдулла 2) Нәрсәгә дә булса ирешергә, файда итәргә теләп бәхәсләшү яки даулашу. [Эшчеләрнең] берәм-сәрәмнәре промыслодан промыслога барып хезмәт хакы турында сатулаша, урын сайлаштыргалап йөриләр. Ш.Камал. Ә Мифтах карт, бирнәсез кызны шушы Иске Кәшер «урыс»ыннан башка сораучы булмас, дип уйлады ахры, артык сатулашмады. Л.Шафикова Сатулаша башлау Сатулашырга тотыну. Китәләр болар базарга, Сәйдәш сөт сатучы татар хатыннары янына килеп сатулаша башлый. Р.Батулла. 40 фунттан сатулаша башлаган бер ручканы 10 фунтка сатып алдык. Безнең гәҗит Сатулаша тору Бер эш барышында сатулашу. Ә мин аңардан балык сатулаша торыйм. Г.Ахунов Сатулашып алу Аз гына сатулашу. Базарда сату-алу вакытында күнегелгәнчә, бераз сатулашып алырга ниятләгән идем. Безнең гәҗит Сатулашып тору Гел, һәрвакыт яки хәзерге вакытта сатулашу. Бу сатулашып тормый, бер сум түли дә кызыл әтәчне тотып алып китә. Әкият. Үз хәлен үзе белгәнгә, Өлфәт сатулашып тормады. А.Тимергалин |