САТУ-АЛУ и. 1) Сату һәм алу гамәлләре, шундый эшләр. Касыйм татарлары, Сергач мишәрләре, нижгарлар Россиянең төрле калаларында, шул исәптән Мәскәүдә дә, Петербургта да сату-алу итәләр. Г.Ахунов. Мәскәү тирәсендәге торфлы, уңдырышсыз җирләр генә ярлы дворяннарны канәгатьләндерми башлый, ә сәүдәгәрләргә исә, Шәрык илләре белән сату-алу итәр өчен, Идел буен тулысынча үз кулларына төшерү ихтыяҗы туа. Р.Зәйдулла 2) Сәүдә эше. Тук халыкны, сату-алу белән кайнашкан нэпманны совет бик каты китереп кысты, шатырдатып налог сала башлады. Г.Ахунов. Ә Уй елгасы артында Меновой двор, казак, татар аны «Минауный» дип атый. Ул – сату-алу урыны, малга товар алыштыру, алдану һәм алдашу эшләре шунда башкарыла. А.Расих |