САТУ I ф. 1) Кемгәдер нәрсәне дә булса билгеле бер бәягә бөтенләй бирү. Аюны үтермәс борын тиресен сатмыйлар. Мәкаль. Сатар өчен дә түгел, чит кешеләргә бирер өчен дә түгел, ә аның төсе итеп саклап тотар өчен бүләк итәргә тели. Ә.Еники. Эчтән сыктаса да, үзен-үзе җиңде: байталын сатарга уйлады [Ахияр]. Р.Зәйдулла

2) күч. Серне чишү, тыелган мәгълүматны тарату, белдерү. Сер саткан кеше кем булыр дип, [кулга алынган Хәбип] күз алдына Яманташ вакыйгаларын берәм-берәм тезә башлады. Г.Ибраһимов. Рудольф Нуриев СССР дәүләте серләрен сата алмый, чөнки ул андый урыннарда эшләмәгән. Р.Батулла

3) күч. Берәүгә карата хыянәт итү. Ике татар язучысының бер-берсен сатып төрмәгә утыруы кемгә кирәк? Ф.Бәйрәмова. «Киб» бөтен эшне харап итте, өстәвенә Вик Дрейны да полициягә сатты. А.Тимергалин. Кеше фикере белән куштанланып, сез боерганга ялганлап, бүтәннәрне сатып иректә яшәгәнче, үз акылыма хыянәт итмичә төрмәдә утыруны мең мәртәбә артык күрәм! М.Гәрәев

4) күч. Исемне, намусны һ.б.ш. сыйфатларны хурлый, кимсетә торган эш эшләү. Ялгыз калды... Нишләсә дә, Иле исмен сатмады. Тешен кысып, яшен йотып, Йөрәгендә саклады. Х.Туфан. Ә хәзер... шушы тиле-тинтәк белән бергә Әскәрнең данын сатып утыргандыр әле... А.Гыйләҗев

5) күч. Нинди дә булса әхлакый сыйфатка, мәгълүматка һ.б.ш.га ия булгандай кылану, рия белән сөйләү, әйтү һ.б.ш. (гадәттә моңа лаексыз кешеләр тур.). Менә яхшы мәсләк: куәтле булсын яңа сәүдәгәрләр, театр хәрам ул, нигә кирәк ул – шулай тәкъвалык сатарга кирәк. Г.Тукай. Шагыйрьләре дә, мөхәррирләре дә мораль сата. Г.Рәфикый. Мондый очракта акыл сатып, төчеләнеп тору кирәкме икән? А.Гыйләҗев. Бәлки, алар да беренче очрашканда гыйшык сатканнардыр, алар да, бәлки, бер-берен тизрәк күрер өчен, озын төннәрне сәгатькә карап уздырганнардыр. Г.Кутуй

6) күч. Сөйләү, тарату (гайбәтне, ялганны һ.б.ш.). Дөресен генә әйтсәк, дускаем, син – Безнең чорның Саламторханы! Ә аның да кайсы диген әле: Фәлсәфәләр сата торганы! Х.Туфан. Бабасы шикелле теләсә кайда ләчтит сатып йөрми. Г.Галиева. Поэзия дигәндә ул, әлбәттә, хискә бирелеп сафсата сатуны түгел, ә шигъриятнең бөтен бер арсеналыннан файдалануны күздә тота. Р.Зәйдулла. Алар, ирле-хатынлы, кашык-мендәр бүлә-бүлә аерылыштылар, бер-берсенең яманатын сата-сата гайбәт чәчтеләр. Н.Гыйматдинова // Оештыру, ясау, алып бару (әңгәмәне һ.б.ш.). Болар югары уку йортларына керәчәк, комсомол лидерлары булачак, кеше бәхете турында гәп сатачак. Р.Зәйдулла

7) күч. Уйлап бетерелмәгән берәр гамәл кылу яки дуамаллык эшләү. [Исерек хәлдә] йорт алдына чыгып, Гыйлаҗиның анасын тотканмын да, миңа кызың Гайнияне бир, мин аңа гашыйк булдым, ул – тирә-якта бер кыз, дип ахмаклык сатып беткәнмен. Г.Ибраһимов. [Әхмәт – бюрократ хезмәткәргә:] Юләрлек сатмагыз, зинһар өчен. Ш.Камал

Сатып бирү к. сатып җибәрү. [Искәндәр – булдыксыз егет турында:] Ишәк! Шәрәф бит моны сатып бирер! М.Фәйзи. Сатып җибәрү Кешеләр белән мөгамәлә итүдә, хәйләдә-үткенлектә бик оста булу турында. Гыйлемгә оста алар, сине-мине сатып җибәрәләр. Г.Мөхәммәтшин

Сата башлау Сатарга тотыну. – Тагын акыл сата башлаячак бит инде. Фаталист! – диде ризасызланып Галия. Р.Гаязетдин. Кая барып кагылма, шунда акыл сата башлыйлар. Раз.Вәлиев. Кибетләрдә шикәр комын 800 – 900 граммлы пакетларга салып сата башладылар хәзер. Татарстан яшьләре

Сатып алу Тиз арада сату. Ул сүз уңаеннан Габдулла Кариевның гайбәтен сатып алды. А.Расих

Сатып бару Берсен дә калдырмыйча һәрберсен рәттән сату. – Көннекен көнендә сатып барабыз, – диләр кибетчеләр. Ватаным Татарстан

Сатып бетерү Берсен дә калдырмыйча сату; сату эшен тәмамлау. Фатирында бар кыйммәтле әйберләрне сатып бетерде. Р.Ахунова. Хәзерге вакытта складларны да сүтеп сатып бетерделәр. Безнең гәҗит

Сатып йөрү Һәр җирдә, гел сату. Ят җиргә басуга сәгать сатып йөрү туган ил төсен сатып йөрү кебек лаексыз шөгыль булып тоелды. З.Мәхмүди. Шулай да: «Үзе соң, үзе, ирен үтереп, кабергә илтеп тыкты, какча сөяккә калдырып, ашарына да пешермичә, авыл буйлап гайбәт сатып йөреп...» – дигән сүзләрнең чыганагы булды. Ф.Яхин

Сатып карау Сатып булу-булмавын сынау, сатып җибәрергә тырышу. Карт сыерны узган җәйдә үк сатып караган булган. Р.Гаязетдин. Юлчыларның ашыйсы килә торгандыр дип, бәрәңге пешердем дә янына тозлы кыяр куеп сатып карадым. Ватаным Татарстан

Сатып килү Күптәннән бирле сату. Спайсларны да бит, наркотик матдә булуын исбатлаганчыга кадәр, законлы рәвештә сатып килделәр. Ватаным Татарстан

Сатып кую Тиз арада яки алдан ук сату. Мөгаен, иптәшләре киңәш иткәндер: әгәр журналда бүлгәләп чыгарсаң, янәсе, кызыклы әсәрнең тәме китәчәк, һәм шагыйрь аны, китап итеп бастырыр өчен, үзе дә сизмәстән, Гыйльметдин Шәрәфкә сатып куя. М.Зиннур

Сатып ташлау Уйламыйчарак, ашыгыбрак сату. – Күрәсеңме, ул нинди башлы, син аңламаганнарны да җиңел генә төшенә! – дип, көтмәгәндә егете белән мактанып, очсызлы сафсата сатып ташлады. Ф.Яхин. Өйне очсызрак сатып ташлау

Сатып тору Әледән-әле яки хәзер, әле сату. Ул ерагайганчы, Туңгак алып ирләр белән беравык гәп сатып торды. Н.Фәттах. Шуның капка төбендә генә гел пиво сатып торалар. Г.Мөхәммәтшин

Сатып яту сөйл. Сату процессында, саткан хәлдә булу. Тыныбыз куырылып йөгереп барсак, чынлап та [кибеттә бүрекләр] сатып яталар. Х.Сарьян



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә