САТРАП и. фар. 1) Борынгы Фарсы илендә провинция идарәчесе. Дәүләтьяров, яңа урында бераз баш-күз алганнан соң, губерна партия комитетына [район җитәкчеләре өстеннән] аллы-артлы берничә хат язды. --- Алар монда, борынгы Персия сатраплары кебек, ни теләсәләр шуны эшләп ятканнар, диде. И.Гази 2) күч. Залим һәм явыз түрә. Ә патша сатраплары артык котырына. А.Расих. Мәчет манарасын кисү күренеше, әтисен кулга алулары, Сталин сатрапларының К.Тинчурин, Г.Ибраһимов китапларын яндырулары хәтердә кала торган сүзләр белән ныгытылган. А.Гыйләҗев |