САТЛЫК с. 1) Сатыла торган, сату өчен дип билгеләнгән. Ачлык өчен сатлык хайван итеп Ерак... вәхшиләргә саттырды... Г.Сөнгати. Сатлык мебелебез юк безнең. Ф.Имамов. Хөсәен карт --- үзенең сатлык иске скрипка, гитара, мандолиналарын да оныта, табигать туе – язны каршылау вә күзәтү белән мәшгуль буладыр иде. Г.Гобәйдуллин 2) күч. Акча, мал өчен хыянәт эшләргә сәләтле, намуссыз адымга сәләтле. – Мин синең балчык ояңны туздырачакмын, сатлык Исәнтәй! – дип кычкырды каган, Исәнтәй ягына борылып та карамыйча. Н.Фәттах. – Мин сатлык җан түгел. Дусларымны да, каләмдәшләремне дә, халкымны да, ватанымны да беркайчан да сатмаячакмын! – дип кычкырды ул. С.Поварисов |