САТИ’РИК II с. 1) Сатира белән сугарылган (әсәр, сөйләм һ.б.ш. тур.). – Уилкины ни өчен утырттылар соң? – Сугыш алласы Марс турындагы сатирик шигырьләре өчен. А.Тимергалин. «Уклар» исемендәге сатирик журналны җитәкләүне К. Мотыйгый Тукайның үзенә үк тапшыра. Р.Рахман 2) Сатираны гәүдәләндерә торган (әдәби образ һ.б.ш. тур.). Көлке ситуацияләргә, сатирик образларга бай булса да, бу әсәр драма, трагедия түгел. Р.Батулла. Аның кулы белән сырланган сатирик рәсемнәр һәм автопортретлар аның сурәтләү осталыгының колачлы булуын тагын бер кат раслый. Ватаным Татарстан 3) Сатираны яклый, алга сөрә, шуңа хезмәт итә торган. Верховный Советка сайлау күренеше, җыелышта Сталинның телгә багышланган китабын өйрәнүләр сатирик алымнар белән, вакыты-вакыты белән гротеск дәрәҗәдә язылганнар. А.Гыйләҗев. Комедиядә сатирик юнәлеш белән яңаны раслаучы юнәлеш янәшә бара. А.Әхмәдуллин |