САТИ’РА и. лат. кит. 1) Усал, ачы көлү; фаш итә торган ирония, һөҗү. Ул замандагы сатира журналларын карасаң – исең китәр! Г.Мөхәммәтшин. Икенче фельетонымда сатирадан бигрәк ирония үзен ачык сиздерә иде. Ф.Шәфигуллин

2) Чынбарлыкның ниндидер кимчелекләре кискен формада фаш ителә торган әдәби әсәр. Гейненың сатирасын укыганда, бу шагыйрь колонизаторларны рәхимсез камчылый кебек тоела. М.Максуд. Сатирада деформация – фантастик образлар, гипербола, гротеск, алогизм – шулай ук мул кулланыла. И.Нуруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә