САТИН и. гар. 1. Өсте ефәк кебек ялтырап тора торган тыгыз киҗе-мамык тукыма. Тәпиеңә дә хәтта ура, Яго, Чолгау итеп ап-ак сатинны ---. Х.Туфан. Печән өсте – Габделхәлим кебек кызыл малчыга лафа вакыт. Калайлы сандыкларда шыплап тутырган ситсы, сатин, ефәк. Г.Ахунов. Шушы балага берәр күлмәклек сатин бирер иде ичмасам... А.Хәлим 2. с. мәгъ. Шул тукымадан эшләнгән, тегелгән. Хәзер эте-бете, барысы да: «Ситсы күлмәк тә сатин күлмәк, бәз ыштан да фәлән-фәсмәтән!» Бер кисәк акчасы булса, кибеткә йөгерә. Г.Толымбай. Гәүдәсенә бик килешле итеп тегелгән бәби итәкле җете ал сатин күлмәген киде. Г.Галиева |