САТЕЛЛИТ и. лат. кит. 1) Формаль яктан бәйсез, ләкин чынлыкта башка дәүләткә буйсынган ил. Паулюс армиясе, сателлитлар гаскәрләре белән бергә, бирелмичә, Сталинград камалышында ике фронтка каршы сугыша. З.Зәйнуллин

2) астр. Планета иярчене

3) тех. Берникадәр ара белән бер-бер эчле урнашкан тешле тәгәрмәчләрнең берсеннән икенчесенә хәрәкәтне тапшыра торган арадаш йолдызча. Сателлитлар күчәре. Өч сателлитлы тапшыргыч. Сателлит диаметры

4) анат. Нерв тукымасы структураларына ияргән ярдәмче күзәнәк яки күзәнәкләр структурасы

5) информ. Төп сайтның эшен тәэмин итәргә булыша торган ярдәмче сайт



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә