САТАШУЛЫ с. 1) Саташу катнаш. Ярый әле моның ише хәлләр саташулы авыр төш шикелле үтте дә китте. Ә.Еники. --- төн урталары узгач кына [Нурия] саташулы авыр йокыга китә. Г.Ахунов 2) Мәгънәсез, эчтәлексез, буш; ялгыш. Кичәге очрашу, төптән уйлаганда, очраклы бер эпизод кына ич ул! Кызның, нишләргә белмәгәннән, саташулы буталуы гына! А.Гыйләҗев. Саташулы берничә дәрес шулай узды. М.Мәһдиев |