САТАШУ I ф. 1) Йокы аралаш яки аң югалганда, бәйләнешсез сүзләр сөйләнү. Төнлә аның йокысы кача, азга гына күзе йомылса – саташа, бакыра, җен суккан адәм сымак кылана. С.Поварисов. Габбас мулла юньле-рәтле йоклый алмады. Төш күрә дә саташып уяна, төш күрә дә саташып уяна. Г.Ахунов 2) Ялгышу, буталу (санаганда, сүздә һ.б.ш.да). Мең кат санап, Мин саташтым: Бер, ике... дүрт – адаштым... Һ.Такташ. Китапның хәрефләре әлҗе-мөлҗе килә башлый, юллары саташа, Солтанның башына берни керми. Г.Ахунов 3) күч. Акылдан язу, юләрләнү, диванага әйләнү. Куркыта мине ул ялгызлык, саташырмын төсле. Китмә! К.Тимбикова. Хаҗәт шуннан соң кулын селтәп чыгып киткән, карчык бөтенләй саташкан янәсе. Р.Зәйдулла 4) күч. Кем яки нәрсә белән дә булса артык мавыгу. Хәзрәткә, абыстайга элгәре шул яше онытылган бабайның «өйләнәм» дип йөрүе көлке кеби тоелса да, Сөннәтче бабайның шул уй берлән саташканыны күреп, каршы килүдә мәгънә юклыгыны сизеп, яткан ягына сыйпарга тотындылар. Г.Исхакый. Һаман-һаман Хөсәен белән саташа икән әле бу акылсыз кыз, дип уйлап куйды [Гафур]. А.Расих. Балачактан бирле очучы булырга хыялланып, зәңгәр киңлекләрне канатлы кош сыман иңләү хыялы белән саташып үскән авыл малае бит ул. Р.Мөхәммәдиев Саташа башлау Саташырга тотыну. Аннары каладагы апасына телефоннан шалтыратты: «Әнкәй саташа башлады ахры, кайт», – диеп чакырды. Д.Йосыпова. Бала хәлсезлектән йокымсырый да тагын саташа башлый. Р.Хәбибуллина Саташа язу Чак кына саташмый калу Саташып бетү Тәмам саташу. Бер генә минутка да күз алдымнан Салих китмәде, бер генә минутка да аның белән иртәгә очрашуым уемнан чыкмады... Саташып бетә яздым. Ә.Еники. Ул төнне барыбер рәтләп йоклый алмадым мин. Әллә нинди төшләр күреп, саташып беттем... Ф.Шәфигуллин Саташып җибәрү к. саташа башлау. Бу вакытта казарманың төрле җирләрендә төнге чикерткәләр туктаусыз кычкыралар, --- кичтән арып яткан эшчеләр мышнап йоклыйлар, теге авыру саташып җибәрә... М.Гафури Саташып йөрү Күптәннән яки гел, һәрвакыт саташу. Мәхәббәт хакындагы китапларны йотылып укыган, Лермонтов шигырьләре белән саташып йөри торган көннәре иде [Исхакның]... А.Гыйләҗев Саташып китү к. саташып кую. Мохтар көлемсерәп: – Әй, гомердә юкны, әллә ниткән мәгънәсез төшләр белән саташып киткәнмен... – диде. Ш.Камал. Мин саташып киттем: андый шәһәр кайда соң әле ул? М.Мәһдиев Саташып кую Кинәт яки вакыт-вакыт саташу. Вакыт-вакыт йокы белән аңгырайган акыл саташып куя. Н.Гыйматдинова Саташып чыгу Ниндидер вакытны саташып уздыру. [Габбас мулла] Ярты төнгә чаклы шулай саташып чыкты. Г.Ахунов |