САТАШТЫРУ ф. 1) йөкл. юн. к. саташу. Я бу мине алдап саташтыра, яисә үз башымның винтлары бушаган, тигез әйләнми. Ш.Камал. – Ничек инде барыбер булсын! – дип кызып китте Идегәй, тегенең саташтырырга теләвен сизенеп. Ч.Айтматов

2) Ялгыштыру, кемне яки нәрсәне дә булса икенчесе белән бутау. Егет шундый булырга тиеш: урамнан барасың – каршыңа килгән кыз аягын саташтырып сөртенә. М.Мәһдиев. --- әкиятче Шәрифҗан, үз якларын саташтырып, бәләкәйләр ягына килеп кергән икән... Г.Ахунов

Саташтыра бару Торган саен күбрәк саташтыру. Һәр уе Мәсгутьне элеккеләреннән күбрәк саташтыра барды. Ф.Яхин

Саташтыра башлау Саташтырырга тотыну. Балтач районы полициясенә «гыйшкым» төште, төшләремә кереп саташтыра башладылар. Безнең гәҗит

Саташтыра язу Чак кына саташтырмый калу. Килен бу сүзләрдән адымнарын саташтыра язып, пар чиләкләренең авырлыгын да тоймыйча атлый. З.Зәбир



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә