САТАШКАН с. сөйл. 1) Акылдан язган, тиле. Ату... биюче башың белән саташкан картны эзлисең. Н.Гыйматдинова
2) Уйлап эш итә белми торган, дуамал. Җиңгәм аңа ачулана: – Я, булыр, саташкан! Баланың күңелен бозып сөйләнәсең шунда... – ди. Ш.Камал