САТА’Й-МАТАЙ рәв. сөйл. Каңгырап, миңгерәүләнеп, аптырап. Үрдәк – чапан эчендә симергән бай хатыныдыр. Ары да авып, бире дә авып, сатай-матай йөрер. Г.Тукай. Аннан соңгы вакыйгалар, сатай-матай күрелгән төш кебек, аны бер эссегә, бер салкынга, әле газапка, әле рәхәткә ыргыттылар. Г.Бәширов |