САСЫЛЫК и. 1) Сасы булу. Берәр тавыкка шул эләксә, шуның сасылыгына чыдый алмыйча, тавык егылып төшә. Менә шуңа күрә сасы көзән диләр аны. М.Мәһдиев. Андагы пычраклык, сасылык. Безнең гәҗит

2) Сасы ис. Имченең төкерек һәм әче-төче суларыннан, «Әмерекәнский бәлзәмин» дигән трактор маеннан соң бүлмәдә калдырып киткән сасылыгы, күңелләрне укшытырлык булып, өч көн рәттән торды. Ф.Яхин. Әмма хушбуй исен шундук бүлмәгә сеңгән яман сасылык күмеп китте. М.Кәбиров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә