САСЫ КӨЗӘН и. 1) зоол. Сусарсыманнар семьялыгыннан кыска аяклы, кара көрән төсле кечкенә ерткыч җәнлек. Сәрби әби калды каушап: «Әй Ходаем! Ни булды икән? Әллә сасы көзән-фәлән керде микән?» Г.Шамуков. Аларның келәт астында сасы көзән бар. М.Мәһдиев

2) күч. кимс. Түбән кыланышлы, әшәкелек эшләгән кеше турында. Әйтегез шул сасы көзәнгә. Тагын да телен тыя алмаса, билләһи дип әйтәм, чебеш урынына муенын борып ыргытам. Г.Бәширов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә