САСЫК с. 1) иск. Сасы. Эчтә тулып ятмасын сасык эрен. М.Акмулла. Сасык кымыз эчмәгез. Ш.Мөхәммәдев. Мин хет ми урынында сасык эрен икәнлеген кычкырып әйтәм, аларның баш эчендә бук тутырылган, сасысы тышка бәреп чыга, син дә ул сасыны тоясың, тоясың – дәшмисең. Р.Батулла

2) кимс. «Булдыксыз, шөкәтсез, юньсез» мәгънәләрендәге кимсетеп хурлау сүзе. Синең башыңны саклап калыр өчен йөрим, сасык! Ә.Еники. Шүрәле башта йөзен чытып маташкан иде дә, өченче чәркәдән соң, гыгы-гыгы килеп, баш бармагын күтәреп маташа, сасык. Р.Зәйдулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә