САСЫ с. 1. 1) Бик тәмсез, начар, авыр (ис тур.). Җитмәсә, кеше тәненнән чыккан әчкелтем-төчкелтем ис белән парашаның сасы исе бергә кушылып, тын алгысыз һава ясый монда. С.Поварисов. Иләмән абзыйга булышып йөрүче бер кыю егет базга төште дә, иелеп, як-якка карана башлады, ләкин сасы искә түзмичә кире чыкты. Т.Нәбиуллин 2) Сасы ис чыгып тора торган; сасыган. Сезнең авыл буасына сасы су агызганда, балыклар атылды. Н.Гыйматдинова. Эшләр харап иде: берәмтекләп чүпләп, симәнәгә дип сайлап кына салынган унөч чиләк бәрәңге, череп, сасы тирескә әйләнгән. Г.Әдһәм 3) Сасы ис сеңгән, сасы ис белән тулган. Мондый тузанлы, сасы һавалы таш калалар миллион, агуны кайсы таш стеналар арасында суласаң да барыбер түгелмени? Р.Зәйдулла. Менә ничә ай ул шушы сасы, пычрак подвалда көн күрә. Безнең гәҗит 2. и. мәгъ. Авыр, начар ис. Килгән-киткән кешеләр байтак инде Иснәделәр йортның сасысын. Һ.Такташ. Фу, фу, бөтен бүлмәне төтен сасысы белән тутырдың. Мине дә, валлаһи, авыруга сабыштырырсың инде. А.Расих. Беләләр алар сине, кагылсаң, сасың чыга дип кенә читләтеп узалар. А.Гыйләҗев ◊ Сасысы чыгу Усал кешенең берәр сүзгә яки гамәлгә каршы тискәре реакциясе турында |